Елена
Исмәгыйль кызы Бичарина
Туган көне:
1951 елның 12 апреле
БИОГРАФИЯ

Лена Бичарина – киң диапозонлы, татар мелизмнарына бай меццо-сопрано, горур яңгырашлы бәрхет тавышка ия җырчы. Ул 1951 елның 12 апрелендә ТАССРның Апас районы Иске корбаш авылында (хәзер Кайбыч районы Мәлки авылы) туып үсә.

1975 елда ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармонияснең – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә зур конкурс аша үтеп, хор группасында җырлый башлый. Хорда эшли башлаган елында ук аның башкаруында яңгыраган «Чатырлар» җыры татар тамашачысының күңелен җәлеп итә. Хор өчен «Сандугачкай», «Зәңгәр чиләк» җыры Ә.Х.Абдуллин Бичарина тавышына махсус эшкәртә. Җырчы үз репертуарын композиторлар әсәрләре, халык җырлары белән баета. 1981-1985 елларда Казан музыка училищесында (вокал бүлегендә) белем ала. Лена Бичарина 1994 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә, 1995 елда лаеклы ялга чыга.

Лена Бичаринага 2001 елда Татарстанның атказанган артисты, 2011 елда Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. Татарстаннын халык артисткасы, жырчы Лена Бичарина соңгы елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубы иҗат әһелләре белән төрле чараларда катнаша, концертларда чыгыш ясый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International