(05.05.1957–08.03.2015)
1957 елның 5 маенда Киров районының Петропавловск авылында туган. Милләте – рус.
Белеме
Вятские Поляны шәһәрендә 3 нче урта мәктәпне (1972), бик яхшы билгеләренә Вятские Полянымеханика техникумын (1976), В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (1981), Яр Чаллы шәһәрендә Кама инженерлык-икътисад академиясен (2012) тәмамлаган.1984-1987 елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты аспирантурасында укыган. Тарих фәннәре докторы (2014).
Хезмәт юлы
1977-1981 елларда –В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының «Кар десанты» штабы башлыгы.
1981 елдан– Камаполитехника институтында эшли.
1989-1992 елларда –машина төзелеше факультеты деканы урынбасары.
1993 елдан – доцент, 2009-2013 елларда – Кама инженерлык-икътисад академиясенең икътисад теориясе кафедрасы мөдире.
2013-2015 елларда –Казан (Идел буе) федераль университеты Яр Чаллы институтының икътисад теориясе һәм икътисад сәясәте кафедрасы доценты.
1988 елдан –«Түбән Кама» туган якны өйрәнү берләшмәсе белән хезмәттәшлек итә, Идарә президиумы әгъзасы була.
«Доброхот» күптомлы альманахлар редколлегиясе әгъзасы.
200 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 8 монография, тарих һәм икътисад буенча 18 методик эш бастырып чыгара, шуның яртысыннан артыгы туган якны өйрәнү характерында. «Чишмә башына мөрәҗәгать итү: Яр Чаллы һәм Көнчыгыш Кама аръягы төбәге тарихы. 1 бүлек» монографиясе авторы.
«Яр Чаллы шәһәре энциклопедиясе» фәнни-белешмә басмасы редакторы һәм «Тарих» бүлегенең 75 мәкаләсе авторы.
Яр Чаллы шәһәре тарихын өйрәнү буенчашәһәр фәнни советы рәисе урынбасары (2009 елдан), «Императорское Православное Палестинское общество» халыкара иҗтимагый оешмасы әгъзасы булып тора (2012 елдан).
Бүләкләре
КамПИның Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. ИНЭКАның (2005, 2010), Яр Чаллы шәһәре хакименең (2007, 2014), Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының (2007) Мактау грамоталары, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиның исемле сәгате белән бүләкләнгән.
Мәңгеләштерү чаралары
Мемориальтакта:
2018 елның 25 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты бинасында (Тынычлык проспекты, 68/18) мемориаль такта ачылды.
Башка мәңгеләштерү чаралары:
1) «Түбән Кама» тарихи-туган якны өйрәнү клубы В.В.Ермаков исеме белән аталды (2015).
2) 2018 елдан «Яр Чаллыда Ермаков укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ел саен үткәрелә.
______________________________
Соңгы яңарту: 2023 елның 18 октябре, 10:01