Фуат
Гайфулла улы Таһиров
Туган көне:
1917 елның 31 марты
БИОГРАФИЯ

Фуат абый 1917 елның 31 мартында Кайбыч районының Шуширмә авылында биш балалы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Гайфулла, авылда беренче коммунист буларак, колхозлашу эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була. Гайфулла бабай шактый укымышлы булган. Фуат абый кыю булып үсә, яшьли үк тормышта үз урынын табарга омтыла. 1930 елда ул Мөрәле мәктәбен тәмамлый (ул вакытта районда ике генә җидееллык мәктәп булган), аннары Казанда химия-технология техникумында укый. Чын-чынлап "курчак уйнарга" керешкәнче, ул районда нәшер ителүче "Колхоз бригадасы" газетасында җаваплы секретарь булып эшли. Олы Кайбыч авылында яшәүче туганнары Гарәфетдин Бикчәнтәев гаиләсендә яши, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә, концертларда, агитбригадаларда актив катнаша. Шул елларда ук театрга һәвәс, сәнгатькә мәхәббәте алдагы тормыш юлын сайлаганда үзенең хәлиткеч сүзен әйтә дә инде. 30 нчы еллар башында Фуат Таһиров Кайбычтан Казанга китә, Татар дәүләт академия театры каршындагы студиягә укырга керә. Биредә С.Сәйдәшев, К.Тинчурин, Р.Ишморат, К.Шамил кебек сәнгать эшлеклеләре белән аралашу, алардан дәресләр алу аның булачак һөнәрен тәмам билгели. Студиядә укыганда һәм аны тәмамлагач, бераз яшь тамашачылар театрында, ә 1934 елдан курчак театрында эшли башлый.

Курчак театры артисты булу - гаять четрекле хезмәт. Артистлар үзләре сәхнәдә күренмиләр бит. Пәрдә артыннан торып кына хәрәкәт итәләр, сөйләшәләр. Артист сәләтенә ия булу өстенә, шул хәрәкәтләрне курчаклар уенына күчерә белергә дә кирәк бит әле. Бу табигый да, ышандырырлык та булсын. Курчакның шатлана-куана, борчыла-кайгыра белүе генә тамашачыга тәэсир итә бит. Шуңа да артистның күңел кичерешләре җансыз курчакларга күчәргә тиеш.

Фуат аганың курчак театрындагы иҗади хезмәт юлы беренче көннәрдән үк уңышлы башланып китә. Архив материалларына күз салыйк әле. 1934 елда театр С.Образцовның "Петрушка октябрьдә"әсәрен сәхнәләштерә. Бу спектакльдә Ф.Таһировка төп рольне -Петрушка ролен тапшыралар. Петрушка спектакльдә патша самодержавиесенә каршы баш күтәргән ярлыларны бәхетле итәргә омтылучы, гаделлек өчен көрәшүче кыю йөрәкле халык герое итеп сурәтләнә. Ф.Таһиров аның эчке дөньясын, рухи халәтен калку итеп ачып бирүгә ирешә. Фуат ага курчак театры сәхнәсендә куелган барлык спектакльләрдә дә төп рольләрне башкаручы артист була. 1937 елда Ф.Таһиров тәрҗемәсендәге "Өч дус" (С.Мерзляков) спектакле Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенроссия курчак театрлары смотрында уңыш казана, смотр лауреаты исеменә лаек була.

Ф.Таһиров режиссура өлкәсендә үз көчен сыный башлый, яңа пьесалар иҗат итү хыялы белән яши. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китү бар планнарны кичектереп торырга мәҗбүр итә. Ул, үзенең яраткан геройлары белән саубуллашып, Ватан өчен изге көрәшкә китә. Ул Новороссийск янында Керчь ярымутравында канлы бәрелешләрдә катнаша. Ике тапкыр каты яраланганнан соң, 1942 елны ул, култык таякларына таянып, сөекле Казанына кайта.

Сугыш елларында берәүгә дә эшкә вакытсыз яраксызлык турында белешмә (больничный лист) бирелми . Берникадәр вакыт хәл алгач, яралары төзәлә башлагач, Фуат абый курчак театрына эшкә килә. Авырту-сызлануларын эштә онытып тора. Яшь буынны Ватанга чиксез бирелгәнлек рухында тәрбияләүгә бөтен көчен һәм сәләтен багышлый. Ул иҗат иткән образлар яшь тамашачылар күңелендә батырлык хисләре, мәкерле дошманга нәфрәт тойгылары уята.

Сугыштан соңгы елларда Ф.Таһировның сәхнә уены режиссерлык, каләм тибрәтү, тәрҗемәче һәм педагоглык хезмәтләре белән үрелеп бара. Фуат Таһиров үз вакытында күп кенә әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итә, сәхнәгә куя. Бүгенге көндә курчак театрында эшләүче абруйлы артистлар - аның җитәкчелегендә уйнап тәрбияләнгән кешеләр. Арада Фуат абыйның шәкертләре дә җитәрлек. Шулар арасында Земфира Хаҗиева, Азат Хөснетдиновлар бар. Алай гына да түгел, Казан курчак театрының хәзерге баш режиссеры Илдус Нәсыйхулы Зиннуров та үзен Фуат Таһировның шәкерте дип саный, минем остазым дип горурлана. Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләүче Тимер Зиннуров Татарстанның атказанган артисты Фуат абый турында гел җылы сүзләр генә әйтә. Әйе, Фуат абый Таһировның шәкертләре, дуслары бик күп була.

Остаз дигәннән, аның олы сәнгатькә аяк басуда бәяләп бетергесез ярдәме булуы турын

да беренче хатыны Зөһрә Бикбулатова (артистка иде, вакытсыз вафат булды) һәм гомерлек юлдашы - Татарстанның атказанган артисткасы Галия Ситдыйкова (Таһирова) да горурланалар. Фуат абый бик каршылыклы, борчулы чорда һәм тормышта яшәсә дә, матур нәсел калдыра. Беренче хатыныннан туган кызы Гөлзадә Казан дәүләт университетын тәмамлый, хәзер Казан гимназияләренең берсендә математика укыта. Ә Галиясеннән туган улы Рөстәм Казан педагогия һәм гуманитар университетын тәмамлап, Мәскәү муниципаль район органында эшли. Матур, тату гаиләдә яшиләр, балалар үстерәләр.

Еллар узу белән Фуат Таһировның артистлык осталыгы үсә, уенны нәфис һәм күркәм сыйфатлар белән баетып бара. А.Пушкин, Н.Исәнбәт, С.Хөсни һәм үзе язган пьесаларда башкарган рольләре белән ул чын сәнгать остасы дәрәҗәсенә ирешүен раслый. 1956 елда аңа ТАССРның атказанган артисты, 1975 елда халык артисты исеме бирелә. Театрда 40 ел эшләү дәверендә төрле жанрларда язылган йөзләрчә әсәрләрдә уйнап, кызыклы һәм гыйбрәтле образлар иҗат итә. Профессиональ актер Фуат Таһировка курчакларны гаҗәеп осталык белән "җанландыру", персонажларның характерын табигый рәвештә ача белү, аны логик эзлеклелек белән үстерә бару, һәр характерны тавыш интонациясе һәм пластик хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтеп бирү сыйфатлары хас. Өстәвенә матур итеп җырлый да. Аны Рәшит Ваһапов белән тиңләүләре дә юкка гына түгел.

Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә Фуат Таһировны яхшы беләләр. Гастрольләр вакытында авыл тамашачыларының "Фуат Таһиров килдеме?" дип сораулары артистның халык арасында зур ихтирам казануы хакында сөйли. Кайда гына чыгыш ясамасын, тамашачыларның яше дә, карты да аны кул биреп сәламли, рәхмәтләр әйтеп озата. Тамашачылардан килгән күпсанлы рәхмәт хатлары, район Советларының мәдәният бүлекләре, хуҗалыклар тарафыннан бирелгән Мактау кәгазьләре - артист хезмәтенә бирелгән югары бәя. Аларның барсы да артистның Казандагы фатирында саклана. Татар курчак театры ветераны, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы медальләр иясе, искиткеч гади, кешелекле һәм намуслы шәхеснең 1996 елның 27 ноябрендә каты авырудан гомере өзелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International