Хәкимова Гөлсабира Мәхмүт кызы

          (11.02.1925–10.09.2021)

1925 елның 11 февралендә Татарстан АССРның Минзәлә шәһәрендә туган. Милләте–татар.

Белеме

Минзәлә педагогия училищесын (1942), Казан өлкә партия мәктәбен (1953), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1952) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1942 елдан – Минзәлә шәһәрендәге татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлый.

1943-1948 елларда –ВЛКСМ райкомының 1 секретаре.

1949-1951 елларда –64 нчебалалар йорты директоры.

1953-1959елларда –КПССның Минзәлә райкомында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире.

1959-1964 елларда – «Ленинбайрагы» район газетасы редакторы.

1964-1973 елларда –КПССның Минзәлә райкомы секретаре.

1973-1982 елларда –халык депутатларының Яр Чаллы Шәһәр Советы Башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1983-2004 елларда –Яр Чаллы Картиналар галереясе директоры.

Г.М. Хәкимованың Яр Чаллы шәһәрендәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре:гомуми белем бирү мәктәпләре, кинотеатрлар, һөнәри-техник училищелар, сәнгать училищесы (1979), китапханәләр челтәрен булдыру (үзәк шәһәр китапханәсен дә кертеп) һәм музыка мәктәпләре торды.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы, «Мактау билгесе» орденнары, юбилей сериясе медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (2001).«КамАЗ төзелеше ударнигы» (24.10.1977), ТАССР, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1975, 1982), Яр Чаллы шәһәренең һәм Минзәлә шәһәренең Мактаулы гражданы исемнәре (1985, 1995).

С.Сафинаның «Музыка её жизни»(«Аның тормыш музыкасы») китабы Г.М. Хәкимованың тормыш һәм хезмәт юлына багышланган.

Мәңгеләштерү чаралары

2022 елның 23 июненнән Яр Чаллы Картиналар галереясе Гөлсабира Хәкимова исемен йөртә.

________________________________

Соңгы яңарту: 2023 елның 18 октябре, 20:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International