Кайманов Никита Фадеевич

          Советлар Союзы Герое

          (24.09.1907 - 18.02.1972)

1907 елның 24 сентябрендә Уфа губернасы Минзәлә өязенең (хәзерге Түбән Кама районы) Прости авылында туган. Милләте – рус.

Белеме

Экстерн белән җидееллык мәктәп курсын һәм рабфакны, Саратов чик сакчылары хәрби мәктәбен (1937), 1940 елда «Выстрел» курсларынтәмамлаган.М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә (Мәскәү, 1948) белем алган.

Хезмәт юлы

Хезмәт эшчәнлеген 13 яшьтә башлаган.Балта остасы, столяр, түбә ябучы-калайчы һөнәрләрен үзләштерә. Алабуга шәһәрендә түбә ябучы, аннары Иделдә һәм Камада матрос булып хезмәт итә.

1926-1929 елларда – Пермь өлкәсенең Чусовой металлургия заводында эшли.

1929 елдан – чик буе гаскәрлерендә хәрби хезмәттә була.

1939-1940 елларда – совет-фин сугышында катнаша.

1940 елдан – СССР НКВД гаскәрләренең 80 нче Кипранмякск чик буе отряды штабының (Карелия-Фин чик буе округы) хәрби хәзерлек бүлеге башлыгы.

1942-1945елларда – СССР НКВДсының аерым 131 нче мото-укчылар чик буе полкы командиры.

1948-1953 елларда –Карелиянең Сортавала шәһәрендә чик буе отряды башлыгы.

1953-1958 елларда – Чехословакиядәчик буе гаскәрләренең Баш идарәсе хәрби советнигы.

Өлкән лейтенант Н.Ф.Кайманов 1941 елның июнь ахырында геройлык үрнәкләре күрсәтә: 19 тәүлек дәвамында 146 кешелек отряд белән (5, 6 һәм 7 заставларның шәхси составы һәм 52 нчеукчы полк взводы) совет-финчигендә күпсанлы һөҗүмнәрне кирекага. Чигенергә боерыкалгач, Н.Ф.Кайманов җитәкчелегендәге отряд камалыш боҗрасын үтепчыга һәм, сазлыклар һәм урманнар буйлап 160 чакрым араүтеп, төпчастьлар беләнкушыла.

СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 26 августындагы «СССР НКВД гаскәрләренең җитәкче һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исеменбирүтурында»гы Указы белән «Германия фашизмына каршы көрәш фронтында Командованиенең хәрби бурычларын үрнәк төстә үтәгәне, күрсәткән батырлыгы һәм геройлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булаһәмаңа «Алтын Йолдыз» медалеһәм Ленин ордены тапшырыла.

Бүләкләре

Ленин ордены,дүрт Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз ордены, Азәрбайҗан ССРның Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1932).

«Алтын Йолдыз», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм юбилей сериясе медальләре.

Мәңгеләштерү чаралары

Һәйкәле:

1) Төньяк-Көнбатыш чик буе округы Суоярск чик буе отрядының 6 нчы чик буе заставасында (Перуйокихуторы) Никита Каймановка стела урнаштырыла.

2) 2017 елның 25 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең 47 нче кадет мәктәбе территориясендә горельефлы стела ачыла.

Бюсты:

1) 2007 елның 24 сентябрендә Түбән Кама районының Прости авылында бюстыкуела.

2) 2018 елның 30 августында Яр Чаллы шәһәренең Җиңү паркындагы «Геройлар аллеясы» мемориаль комплексында бюсты ачыла.

3) 2020 елда Түбән Кама шәһәренең Җиңү мәйданында Кайманов бюсты урнаштырыла.

Мемориаль такта:

2023 елның 2 февралендә Прости авылы урта мәктәбе диварында мемориаль такта урнаштыру тантанасы үткәрелә.

Башка мәңгеләштерү чаралары:

1) СССР Министрлар Советының 1972 елның 28 июлендәге карары белән Төньяк-Көнбатыш чик буе округының Суоярск чик буе отрядының 6 нчы чик буе заставасына Н.Ф.Кайманов исеме бирелә.

2) Прости авылының урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Түбән Каманың 9 нчы мәктәбендә (1975 елдан) Н.Ф.Кайманов музейлары булдырылган.

3) 2010 елдан Яр Чаллы шәһәренең берурамы Никита Кайманов исемен йөртә.

4) 2014 елның 31 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең 47 нче кадет мәктәбенә Н.Ф.Кайманов исеме бирелә.

5) Сортавала, Суоярви, Түбән Камада аның исеме белән аталган урамнар бар.

________________________________

Соңгы яңарту: 2023 елның 18 октябре, 11:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International