ШӘРӘФЕТДИНОВ Габдулла Шәрәфетдин улы
(Габдулла Шәрәфи)
язучы
(29.07.1926 – 07.07.1997)
Габдулла Шәрәфи 1926 елның 29 июлендә ТАССРның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында туган. 1936 елда алар гаиләләре белән Казан шәһәренә күчеп киләләр. Милләте буенча татар.
Белеме. Казанда ул башта 80 нче һәм 11 нче мәктәпләрдә, аннан, бишенче сыйныфтан алып җиденче сыйныфны тәмамлаганчы , Кабан күле буендагы 12 нче татар урта мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, Ватан сугышы башлан. Габдулла Шәрәфи, укуын ташлап эшкә урнашырга мәҗбүр була. Читтән торып Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Озак еллар «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасын алып бара. 1962-1964 елларда Мәскәү шәһәрендәге Югары партия мәктәбендә укый.
Армиядә хезмәт иткән чорда Япониягә каршы сугыш хәрәкәләрендә катнаша. Армиядән кайткач, биш ел Казан заводларында электромонтажчы булып эшли;
1941 елда «Батыр егет» исемле өйрәнчек әкият-поэмасы «Яшь Ленинчы» ( хәзерге «Сабантуй») газетасында басылып чыга;
1967 елдан республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә эшли. Башта – җаваплы секретарь, соңрак – редактор урынбасары вазифасын башкара;
1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Мактаулы исемнәре.
Габдулла Шәрәфи – Татарстан Респуликасының (1976) һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986). Матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек була;
Бөек Ватан, совет-япон сугышларында катнаша, медальләр белән бүләкләнә.