ТИТОВ СЕРГЕЙ ПАВЛОВИЧ

          (23.09.1932 – 13.09.2011)

1932 елның 23 сентябрьдә Мәскәү (хәзерге Тула) өлкәсенең Одоев районы Левенское авылында туган. Милләте буенча – рус.

Белеме. 1951 елда башта Крапивинск урман техникумын, ә 1963 елда  Ленинград урман-техник академиясен тәмамлый.

 Карьерасы.

1951-1958 елларда «Леспроект» берләшмәсенең Мәскәү аэрофотоурман төзелеше экспедициясендә таксатор ярдәмчесе, таксатор, инженер-технолог булып эшли.

1963-1976 елларда – смена мастеры, кислота цехының өлкән мастеры, төзелеш буенча җитәкче урынбасары, целлюлоза заводы җитәкчесе, 3 нче кәгазь фабрикасы җитәкчесе, баш инженер урынбасары, Кондопоога целлюлоза-кәгазь комбинатының баш инженеры (Карелия АССР).

1976-1980 елларда – Кама целлюлоза-кагазь комбинатының баш инженеры ( Краснокамск, Пермь өлкәсе).

1980-1981 елларда – катыргы-кагазь комбинатын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча «Камснаб» идарәсе җитәкчесе урынбасары.

1981-1991 елларда – Чаллы катыргы-кагазь комбинаты директоры.

1991-1998 елларда – Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры.

1998-2011 елларда – «Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты» халык предприятиесе» хезмәткәрләре ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.

1999-2004 елларда – Татарстан Республикасының халык депутаты.

2004-2009 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Титов җитәкчелегендә 1981-1998 елларда катыргы, гофр савытлары, санитар-гигиена кәгазе, төсле катыргы тартмалар чыгару буенча катыргы-кәгазь комбинатының икенчел чимал белән эшләүче 1 нче, 2 нче һәм 3 нче чиратлары төзелә.

 Бүләкләре.

Мактау ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен», юбилей серияләре медальләре.

Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины (1991), «КамАЗ төзелеше ударнигы» (1984) исемнәре.

Святослав Федоров исемендәге премия лауреаты (2002),

Карелия АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары (1966), «Чаллы шәһәре алдындагы казанышлар өчен» аерымлык билгесе (2007), Бөек Петр исемендәге «Россиянең иң яхшы менеджеры» илкүләм премиясен бирү буенча Россия иҗтимагый комиссиясе  (2001) һәм «Урта предприятиенең иң яхшы җитәкчесе» (2002) дипломнары, «Россиянең дөнья тәҗрибәсе һәм икътисады» халыкара форумын оештыру комитетының «Россия икътисады лидеры-2004» мактаулы билгесе.

 Мәңгеләштерү чаралары.

Һәйкәл:

2012 елның 16 июнендә Чаллы шәһәрендә Титов һәйкәле белән сквер ачыла.

Бюст:

2012 елның 13 сентябрендә Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты администрациясе бинасы каршында С.П.Титовның бронза бюсты урнаштырыла.      

Мәңгеләштерүнең башка чаралары:

1) Акционерлар җыелышының 31.10.2011 ел карары белән «Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе» хезмәткәрләре ябык акционерлык җәмгыяте С.П.Титов исемен йөртә.

2) Титов исеме белән Чаллы шәһәрендә урам һәм сквер аталган (2012).

________________________________

Соңгы яңарту: 2023 елның 10 октябре, 18:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International