Социалистик Хезмәт Герое
(07.02.1925–21.08.2023)
1925 елның 7 февралендә Мәскәү шәһәрендә туган. Милләте – рус.
Белеме
1959 елда Мәскәү автомеханика институтының кичке бүлеген тәмамлаган. Белгечлеге – инженер-механик.
Хезмәт юлы
1941 елдан – Мәскәү шәһәрендә шофер булып эшли.
01.02.1943-09.05.1944 елларда – Кызыл Армия сафларында 96 нчы укчылар дивизиясенең 263 нче укчы полкында укчы булып хезмәт итә.
25.08.1943 елда – Сталино (Донецк) шәһәре өчен барган сугышларда снаряд кыйпылчыгы тиеп каты яралана.
Яралану буенча демобилизацияләнгәннән соң, 1944 елдан Наркомречфлот автобазасында шофербулып эшли.
1948 елдан – Мәскәү кече литражлы автомобильләр заводында СССР Госснабында кабул итү буенча инспектор хезмәтен башкара.
1953 елдан –участок башлыгы, автомобильләр җыю цехы башлыгы.
1962-1963 елларда– производство башлыгы.
1963-1968 елларда–Мәскәү кече литражлы автомобильләр заводы директоры.
1968-1981 елларда–СССРның автомобиль сәнәгате министры урынбасары.
1969 елның 30 сентябреннән – бер үк вакытта Кама зур йөк автомобильләре җитештерү заводы (КамАЗ) генераль директоры.
1981-1983 елларда– Ленин комсомолы исемендәге автомобиль заводының «Москвич» производство берләшмәсе генераль директоры.
1983 елдан– СССР Машина төзелеше буенча Госплан рәисе урынбасары.
1984 елдан– җиңел һәм азык-төлек һәм көнкүреш приборлары өчен СССР машина төзелеше министры.
1988 елдан– СССР Министрлар Советының хәрби сәнәгать мәсьәләләре буенча Дәүләт комиссиясе рәисе урынбасары.
1971-1981 елларда – КамАЗ парткомы, КПССның Яр Чаллы шәһәр комитеты бюросы әгъзасы, КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы булып сайлана.
1986-1990 елларда–КПСС Үзәк Комитеты әгъзалыгына кандидат.
КПССның XXIII (1966), XXV-XXVII (1976, 1981) съездлары делегаты.
10-11 чакырылышларда(1979-1989) СССР Югары Советы депутаты булып сайлана.
1967-1970 елларда – Мәскәү Советы депутаты.
1971-1980 елларда – ТАССР Югары Советы депутаты.
1969-1981 елларда – Васильев җитәкчелегендәге КамАЗ коллективы йөзгә якын фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары, җиһазлар белән тәэмин итүче заводлар эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итте һәм КамАЗның 1 нче (1976) һәм2 нче (1981) чиратлары уңышлы файдалануга тапшырылды.Бу елларда автомобильләрнең серияле 8 моделе эшләп чыгарылды,Яр Чаллыдаһәм Зәйдә 3571 мең кв.мторак йорт, 27 мәктәп, 55 балалар комбинаты төзелде.
КамАЗның 1 нче чиратын төзегәндә ирешкән зур уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде.
Бүләкләре
Ике Ленин ордены, I нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985), Октябрь Революциясе ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале (2019).
«Урак һәм Чүкеч» (14.09.1981),«Сугышчан казанышлары өчен» (06.08.1946), «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей сериясе медальләре.
«КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе (1973), «Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» исеменә (1985) лаек була.
ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1975).
1990 елның июненнән – союз әһәмиятендәге персональ пенсионер.
Мәңгеләштерү чаралары
Бюсты:
2019 елның 9 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә Л.Б. Васильевка бюст куелды.
Мемориаль такталар:
Яр Чаллы шәһәрендә (яшәү урыны буенча) Муса Җәлил проспектының 49 йорт диварында.
2009 елның 23 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Кама политехника көллиятендә барельеф ачылды.
Башка мәңгеләштерү чаралары:
2015 елның 22 июлендә Яр Чаллы шәһәренең Камаавтомеханика техникумына һәм көллиятенә аның исеме бирелде.
________________________________
Соңгы яңарту: 2023 елның 18 октябре, 09:54