Советлар Союзы Герое
(15.03.1920 - 01.02.1999)
1920елның 15 мартында Минзәлә кантонының Иштирәк авылында туган. Милләте – татар.
Белеме
Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбен (1939) һәм Казанда Республика партия мәктәбен (1949) тәмамлаган.Медицина хезмәтенең гвардия подполковнигы (1975).
Хезмәт юлы
1939 елга кадәрКама Тамагы районының Келәтле авылында фельдшер булып эшли.
01.09.1939-07.07.1946 елларда – Кызыл Армия сафларында 179 нчы укчылар дивизиясе 259 нчы укчы полкының һәм 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе 275 нче кавалерия полкының хәрби фельдшеры сыйфатында хезмәт итә.
1945 елның июленнән декабренә кадәр–Ленинград Хәрби-медицина академиясе тыңлаучысы.
1950-1953 елларда –КПССның Ворошилов райкомы 2 секретаре.
1953-1957 елларда – КПССның Яр Чаллы райкомы 2 секретаре.
1957-1960 елларда –Яр Чаллы шәһәре автохуҗалыгы башлыгы.
1960-1980 елларда –Яр Чаллы шәһәрендәге «Камдорстрой» трестының СУ-930 төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары.
Медицина хезмәтенең гвардия өлкән лейтенанты К.Я. Якупов 1943 елның 27 сентябренә каршытөндә Нивки авылы янында Днепрны кичкәндә геройлык үрнәкләре күрсәтә:балыкчы көймәсендә, дошман утыастында, 27 тапкыр Днепр елгасын кичеп, плацдармга сугыш кирәк-яраклары китерә һәм яраланганнарны алып чыга. Нәтиҗәдә, 74 солдат һәм офицерның гомерен саклап кала.
СССР Югары Советы Президиумының 1944елның 15 гыйнварындагы «Кызыл Армиянең генераллар, офицер, сержант һәм рядовой составына Советлар Союзы Герое исемен бирү турында»гы Указы нигезендә, «Немец илбасарлары белән көрәш фронтларында Командованиенең хәрби бурычларын үрнәктөстәүтәгәне өчен «Советлар Союзы Герое» исеменә һәм «Алтын Йолдыз» медаленә, Ленин орденына лаек була.
Бүләкләре
Ленин (15.01.1944), Кызыл Байрак (31.10.1943), «Кызыл Йолдыз» (28.02.1943), 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы (1985) орденнары.
«Алтын Йолдыз» (15.01.1944), «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен»медальләре (1945) һәм юбилей сериясе медальләре.
«КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе, «Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» (1987) мактаулы исеме.
Мәңгеләштерү чаралары
Бюсты:
2018 елның 30 августында Яр Чаллы шәһәренең Җиңү паркындагы «Геройлар аллеясы» мемориаль комплексында бюсты ачылды.
Мемориаль такта:
1) Яр Чаллы шәһәрендә (яшәү урыны буенча) Мәләкәс урамының 2 йорты диварында.
Башка мәңгеләштерү чаралары:
1) К.Я. Якупов исеме Советлар Союзы Геройларының мемориаль такталарына 112 нче башкорт (16 нчы гвардия Чернигов) кавалерия дивизиясенең Башкортстан Республикасы Милли музеенда һәм 112 нче башкорт дивизиясе музеенда (Уфа шәһәре) уеп язылган.
2) 2007 елдан Яр Чаллы шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.
________________________________
Соңгы яңарту: 2023 елның 18 октябре, 20:40