Галия Төхватуллина - Кайбицкая XIX гасыр урталарында татар мәдәнияты дөньясында танылган, Кече Кайбычта муллалык иткән Төхватулла улы Мотыйгулла гаиләсендә 1906 елның 21 маенда Казахстанның элекке Җаек (Уральск) шәhәрендә дөньяга килә.
Мотыйгулла белән Гиззинас 15 балага гомер бүләк итәләр, 2-3 ел эчендә 8 балалары вафат була. Җиде бала арасында Галия 1923 елга кадәр әти-әнисе янында тәрбияләнә, белем ала, кечкенәдән җырларга, биергә ярата.
Мотыйгия мәдрәсесендә кызларны тегәргә, чигәргә өйрәтәләр, җыр дәресләренә дә зур игътибар бирелә. Әдәби кичәләр үткәрелә, бу кичәләрдә Галия Габдулла Тукайның шигырьләрен укый, “Туган телен” җырлый. Өйләрендә скрипка, пианино тавышлары тынып тормый. Шәhәрнең рус театрында татарча куелган спектакльләрдә Галия дә катнаша.Сөембикә - ханбикә ролендә уйнавы билгеле hәм фоторәсеме музейда саклана. Әнисенең hәм әтисенең моңлы тавышын тыңлап, үзе дә җырлап үсә Галия. Шулай итеп Галиядә зур сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләнә.
1923 елда абыйсы Әдhәм hәм апасы Әминә белән бик теләп Казанга килә. Иң беренче эш итеп, Габдулла Тукайның каберен зиярәт кылалар.
Апасы Әминә белән театр техникумында укый башлыйлар, шул вакытта бабасы Төхватулла hәм әтисенең туган ягы Кече Кайбыч хөрмәтенә Галия “Кайбицкая” фамилиясен ала.
Галиягә Салих Сәйдәшев җыр дәресләре бирә. Кәрим Тинчурин М. Фәйзинең “Галиябану” спектакелендә Галиябану ролен тапшыра, Галиянең уйнавын ошатып, театрга эшкә чакыра. Салих аңа булыша, Галияне музыка училищесына да кабул итәләр.
Шулай итеп, Галиянең хыялы тормышка аша. Театрда җырлый, төп рольләрне үзенә генә хас осталык белән башкара. М.Фәйзинең “Асылъяр”ында – Ләлә, “Галиябану”да – Галиябану, К. Тинчуринның “Казан сөлге”сендә - Мөршидә, “Зәңгәр шәл”дә - Мәйсәрә, “Кандыр буе”нда – Гөләндәм,“Сүнгән йолдызлар”да – Сәрвәр, “Ил”дә - Зифабану. Ф.Бурнашның “Таhир hәм Зөhрә” спектакелен карагач, Х.Такташ “Кызыл Татарстан” газетасында “Татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз кабынды” – дип язып чыга.
30 нчы елларда Казан шәhәрендә опера hәм балет театры ачыла hәм Мәскәүдә П.И. Чайковсий исемендәге консерваториядә татар опера студиясе оештырыла. Артислардан Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Усман Әлмиев, Асия Измайлова, Сара Садыйкова, Нияз Даутов hәм башкалар студиянең беренче студентлары булалар. Студиянең директоры итеп, Камил Мотыйгының улы Хәмид Төхватуллин билгеләнә.
Галия Кайбицкаяның тормыш иптәше, атаклы музыкант, ул вакытта музыка училищесының директоры Ильяс Ваккас улы Әүхәдиев Галиянең опера җырчысы булырга теләвен хуплый.
1939 елдан 1958 нче елга кадәр Галия Кайбицкая – опера hәм балет театрының әйдәп баручы солисткасы. Хезмәт сөючән, эзләнүчән, талантлы Галия опера сәхнәсендә төп партияләрне башкара. Н. Җиhановның “Качкын”ында – Райхана, “Ирек”тә - Бибисара, “Түләк”тә - Сусылу, “Илдар”да – Саҗидә, “Алтынчәч”тә - Алтынчәч. Галия Кайбицкая рус hәм чит ил авторларының операларында да төп рольләрне оста итеп ачып бирә: Вердинең “Травиата”сында – Виалетта, “Риголетто”да Джильда, Моцартның “Фигаро туе”нда Сюзанна, Римский-Корсаковның “Патша кәләше”ндә - Марфа...
Галия Кайбицкая сәхнәдә уйнамый – яши, hәр сүзен, хәрәкәтен ихлас hәм тормышчан, җанлы итеп гәүдәләндерә. Халык аны кабул итә, ярата. Галия Кайбицкая ТАССРның халык артисткасы исеменә лаек була, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Хөкүмәтнең мактау кәгазьләре тапшырыла. Шәhәр hәм район советларына депутат итеп күп мәртәбәләр сайлана hәм “Хезмәт ветераны” белешмәсе бирелә. Олы hәм Кече Кайбыч авылларында, Казан шәhәрендә бер урам “Галия Кайбицкая” исемен йөртә.
Иң кыйммәтлесе – татар халкының hәм сәхнәсенең Сандугачы булып кала.
1998 елның көзендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында мәшhүр җырчы – Татарстанның халык артисткасы Галия Мотыйгулла кызы Кайбиөкая (Төхватуллина)га багышланган музей ачылды.
Галия Кайбицкаяның тууына 90 ел тулу уңаеннан Районның үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре оештырган “Искә алу” кичәсе уздырылды. Казаннан Галия Кайбицкаяның олы улы – архитектор, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Россия архитекторлар академиясенең член – корреспонденты Сәйәр Ситдыйк улы Айдаров, икенче улы – медицина фәннәре доктары, академик Ирек Ильяс улы Әүхәдиев, кызы – педиатр–хирург, “Почет билгесе” ордены кавалеры Рушания Ильяс кызы Әүхәдиева (Ожегова) hәм якын дуслары, мәдәният өлкәсендә танылган шәхесләр чакырылды. Кичәдә район җитәкчеләребез hәм күп санлы авыл халкы катнашты. Бу чара бик күңелле узды. Кичә музей ачу өчен дә өтәргеч булып, Галия Кайбицкаяның улы Сәйәр Айдаров беренче нигез ташын куйды.
Район җитәкчелеге hәм Республиканың дәүләт милли музее ярдәме белән бик тиз арада музей төзелеп бетте hәм менә 23 ел Галия Кайбицкая исемендәге музей үзенең кунакларын кабул итә.
Музейда Галия Кайбицкая бүлмәсе, этнография залы, hәм “Музыкаль салон” бүлекләре бар. Галия Кайбицкая бүлмәсендәге экспозицияләр балалары hәм иҗатташ дуслары бүләк иткән экспонатлардан төзелгән. Галия Кайбицкаяның концерт күлмәге, аяк киеме, бизәнү өстәле hәм әйберләре, муенса, брошь, челтәр яка, телевизор, кытай җилләвече, тамашачы бүләкләре hәм башкалар бар.
Иң кыйммәтлеләрдән Галия Кайбицкаяның “Истәлек дәфтәре” hәм гаилә фоторәсемнәре саклана. Оныгы – рәссам Ильяс Сәйәр улы Айдаров бүләкләре дә бар. Барысы 90 нан артык шәхси экспонатлар музейны бизи.
Этнография бүлегендә районыбызда яшәүче төрле милләт халкының милли киемнәре, XIX гасыр урталарына кадәр кулланылган йорт кирәк – яраклары, үлчәү әйберләре урнаштырылган.
Музыкаль салонда Галия Кайбицкаяның иҗатташ дусларының фоторәсемнәре, пианино бар. Бу бүлмәдә төрле очрашулар, музей дәресләре уздырыла.
Районыбызның күренекле шәхесләре турында мәгълүматлар да (истәлеклә, фоторәсемнәр) җыела hәм альбомнар төзелә.
Музей, районда тәрбия hәм мәдәният үзәге булып, яшьләрдә әхлак hәм туган якка, аның шәхесләренә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный.